Казанда Россиянең элеккеге уенчылары Махсус Олимпиада атлетлары белән матч үткәрде

Казанга Дмитрий Сычев, Руслан Пименов, Динияр Биләлетдинов, Дмитрий Хлестов, шулай ук блогер Дмитрий Егоров килде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казан Россия җыелма командасының экс-футболчылары һәм блогерлар катнашындагы «Наши парни» автоузышының чираттагы ноктасы булды. Алар Махсус Олимпиада атлетлары булган үзенчәлекле интеллектуаль үсешле балалар белән инклюзив матч үткәрде.

Казанга Дмитрий Сычев, Руслан Пименов, Динияр Биләлетдинов, Дмитрий Хлестов, шулай ук блогер Дмитрий Егоров килде. Алар балалар өчен мастер-класс үткәрде, алар белән футбол уйнады һәм автограф-сессия үткәрделәр. Матчта шулай ук җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да булды.

«Мондый чараларны үткәрү мөһим. Казан күптән инде Россиянең спорт башкаласы исемен алды. Хәзер тагын инклюзив спорт башкласы булыр вакыт җитте. Безне бөтен ил карый. Без Россиядә беренче булып Махсус Олимпиада бөтендөнья уеннарына әзерлекне башладык. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барысын да эшләргә тиеш», — диде Дәүләт Думасы депутаты.