Янгиров: Узышлар былтыргыдан ике тапкыр күбрәк спортчы җыйды

Вадим Янгиров ярыммарафон һәм «Милләт кроссы»ның бер үк вакытта оештырылуының уңай нәтиҗәсен билгеләп үтте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елда Казан ярыммарафонында узган елгыга караганда ике тапкыр күбрәк спортчы катнашты. Бу хакта узышлар җитәкчесе Вадим Янгиров сөйләде.

«Без беренче тапкыр Казан ярыммарафоны һәм «Милләт кроссы» уздыруны берләштердек. Шуның аркасында билгеле бер оештыру кыенлыклары килеп чыкты, әмма без моны башкарып чыга алабыз. Катнашучылар ягыннан узган елгы ярыммарафонны ике тапкыр уздык, минемчә, бу бик яхшы үсеш», – дип белдерде Янгиров.

«Әгәр узган ел 10 һәм 21 километрга 1,7 мең катнашучы булса, бүген аларның саны 3 мең. Узган ел түбәтәйдә 800 спортчы йөгергән булса, быел – 1,5 меңнән артык булды», – диде ул.

Моннан тыш, узышларны оештыручы ярыммарафонны да, «Милләтләр кроссы»н да бер көнне үткәрү кыенмы дигән сорауга җавап бирде. «Катлаулы. Бу безнең беренче тәҗрибә, кайбер нечкәлекләр бар, һәм мин уйлыйм, киләчәктә без форматны үзгәртербез. Йөгерешләр хәзерге кебек бер генә түгел, мөгаен, ике көндә үткәрелергә мөмкин», - дип аңлатты ул.