Спорт министры «Милләтләр кроссы-2019»да җитәкчеләр йөгерешендә икенче килде

Владимир Леоновны Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин узып китте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан спорт министры Владимир Леонов Казанда «Милләтләр кроссы-2019» вакытында җитәкчеләр йөгереше финишына икенче килде. Аны Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин узып китте.

«Йөгереш нәтиҗә белән берничек тә бәйле түгел, бу масс-старт, һәм беркем дә җиңү бурычын куймады. Мин икенче булуыма гаҗәпләндем. Иң мөһиме, бүген менә дигән һава торышы, кешеләр күп килде. Чынлыкта, нәтиҗәгә дәгъва итүчеләр иртән – унлыкта һәм ярыммарафонда старт алды», – диде министр.

Моннан тыш, Леонов бөтен Казан халкының түбәтәй киеп традицион узышта катнашачагы турында да сөйләде: «Мин бу якын киләчәктә булачак, дип ышанам. Әмма без ел саен катнашучылар санын арттырырга һәм яңа рекордлар куярга тырышырбыз».