«Нефтехимик»ның элеккеге хоккейчысы 29 яшендә яман шештән вафат булды

Самвел Мнацян ел дәвамында авыруга каршы көрәште.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама «Нефтехимигы»ның элеккеге хоккейчысы, Новосибирск «Себер» уенчысы Самвел Мнацян 29 яшендә яман шештән вафат булды. Бу хакта Россия Хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ул ел дәвамында авыруга каршы батырларча көрәште, ләкин авыруны җиңә алмады», – диелгән хәбәрдә.

  • Сакчы Самвел Мнацян Омскиның «Авангард»ында тәрбияләнгән. «Нефтехимик» өчен ул 2013 елдан 2015 елга кадәр уйнады. Ул анда Казахстан «Барыс»ыннан соң килде. Моннан тыш, бу чорда хоккейчы Пермьнең «Чүкеч» һәм Әлмәтнең «Нефтьче»командалары өчен дә уйнады. 2015-2018 елларда -Владивостокның «Адмирал» уенчысы, аннан бу команданың капитаны була.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Нефтехимик» һәм «Адмирал» Мнацянны яклап матч үткәрделәр, аннан кергән акчалар аны дәвалауга юнәлдерелде.