Спорт министрлыгы: Билбаулы көрәш буенча чемпионатта сугышучылар дисквалификацияләнде

Калмыкия һәм Карачай-Черкес командалары тамашачыларга рәсми мөрәҗәгать белән чыкты.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында сугышучылар дисквалификацияләнгән һәм бер елга ярышлардан алынган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.Бу хәл Калмыкия һәм Карачай-Черкес командалары спортчылары арасында булды. Татарстаннның Спорт министрлыгы тарткалашу вакытында имгәнүчеләр булмавын хәбәр итте.Эчке эшләр органы вәкиле ике команда вәкилләре белән дә сөйләште. Икенче көнне сугышчылар тамашачыларга конфликт бетерелде, дип белдерделәр.