"Рубин" футболчысы керткән гол Россия яшьләр җыелмасына җиңү китерде

Рифат Җамалетдинов матчның башыннан азагына кадәр уйнады.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Россиянең футбол буенча 21 яшькә кадәрге җыелма командасы 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алу раунды кысаларында Австрия яшьләр командасына каршы уенда уңышка иреште.

Мәскәүдә узган матч Россия футболчылары файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Бердәнбер тупны уенның 27 нче минутында “Рубин” командасы һөҗүмчесе Рифат Җамалетдинов пенальтидан тибеп кертте. Сүз уңаеннан: Рифат Җамалетдинов матчның башыннан азагына кадәр уйнады. 

Сайлап алу раундының өч турыннан соң 7 очко туплаган Россия футболчылары үз төркемендә беренче урында бара. 10 октябрьдә ил футболчылары кунакта Сербия командасы белән көч сынаша.

Футбол. Европа чемпионатына сайлап алу матчы. Россия U-21 – Австрия U-21 – 1:0 (1:0). Гол: 1:0 – Җамалетдинов, 27 (пенальти).