Әлки районының чабыш атлары Россия күләмендә җиңү яулый

Әлки районының чабыш атлары Россия күләмендә җиңү яулый

 (Әлки, 6 октябрь, "Татар-иинформ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының чабыш атлары Россия күләмендә җиңү яулый, дип яза җирле басма.

 Арча районында узган "Халыкара БДБ илләре кубогы" ат спорты ярышларында безнең Марат Гобәйдуллинның чабыш аты призлы икенче урынны яулады.

Түбән Әлки авылы фермеры Марат Гобәйдуллин берничә ел инде бытбылдыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның тагын бер мавыгуы – узыш атлары асрау. Маратның Талисман исемле авыл аты быел район Сабан туе узышында беренче килгән иде. Бу аргамак шулай ук төрле республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулап хуҗасын сөендерде.

Арчада "Атлар көне"н бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия ат спорты бәйгесендә дә Талисман сынатмаган – финишка икенче булып килгән. Авыл атын ярышка Олег Синкин әзерләгән. Ә узышта җайдак Раил Сафин булган.

Шушы ук бәйгедә Базарлы Матакта яшәүче теш табибы Фаил Сибагатовның ярымтокымлы Галочка аты үзишләре арасында дүртенче булып килгән.