Татарстан юниорлары өстәл теннисы буенча “Топ-24” турниры җиңүчеләре

Казан Олимпия резервы училищесы студенты Виктория Лебедева шәхси зачетта беренчелекне алу белән генә чикләнмичә, Россиянең спорт мастеры нормативын да үтәде
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдән 5 сенә кадәр Магнитогорскида өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Илнең көчле спортчыларын җыйган һәм “Топ-24” дип аталган ярышлар юниорлар арасында оештырылган иде. Анда 24 спортчы Россиянең өстәл теннисы федерациясе рейтингы буенча чыгыш ясады.

Казан Олимпия резервы училищесы студенты Виктория Лебедева шәхси зачетта беренчелекне алу белән генә чикләнмичә, Россиянең спорт мастеры нормативын да үтәде. Әлмәт Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дмитрий Захаров Магнитогорски турнирында парлы разрядта шулай ук беренче урын яулады, дип хәбәр итә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.