Мәскәүдән беренче урын алып кайткан Әлмәт кызы чабышкысы белән халыкара ярышларга бара

Ул атлы спорт буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәнә

 (Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Атлы спорт буенча Әлмәт балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Зарина Хисамиева үзенең чабышкысы Браслет белән 7-11 сентябрьдә Мәскәүдә халыкара ярышларда катнашачак, диелә “Әлмәт хәбәрләре” газетасында.

Быел август азагында башкалада үткәрелгән «Россия горурлыгы» илкүләм ярышларында 120 спортчы арасында Әлмәт кызы Зарина 1 нче урын алган, шәхси беренчелектә Бөтенроссия ярышларының бронза призеры булган.