news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонов Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру планнары турында сөйләде

Спорт министры трибуналарда тамашачылар саны турындагы мәсьәлә әле хәл ителмәгән, диде.

Леонов Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру планнары турында сөйләде
Солтан Исхаков

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). ТР Спорт министры Владимир Леонов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру планнары турында сөйләде.

«Ноябрьдә яздан күчерелгән зур суда йөзү буенча Россия чемпионатын уздырырга планлаштырабыз, суга сикерү буенча кайбер чаралар, һәрхәлдә, ТР Президенты Кубогы бар, без аны гадәттә Яңа ел алдыннан уздырабыз», — дип хәбәр итте министр.

Шуңа өстәп, Леонов җанатарлар темасын да кузгатты. Ул: «Тамашачылар саны турындагы мәсьәлә хәл ителмәгән, әмма без барысын да булдырырбыз дип уйлыйм», - диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100