Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада воркаут-зона һәм хоккей корты белән мәйданчык октябрьдә ачылачак
Объектны ачу быелның октябренә планлаштырыла.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Камада зур төзелешләрдә берничә күчмә киңәшмә үткәрде. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, эшче төркем суд приставлары хезмәте бинасын яңарту ничек баруын тикшерде. Бу сынау проект булып тора.
Район башлыгы шулай ук 10нчы мәктәп территориясендә ябык футбол манежы төзелешен һәм яңа спорт мәйданчыгын карады.
Биредә хоккей корты, 30 метрга 18 метрлы футбол кыры, воркаут һәм балалар уен зонасы барлыкка киләчәк. Проект «Татнефть» компаниясенең социаль программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Объектны ачу быелның октябренә планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз