news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БДБ илләре уеннарын үткәрү вакытын күчерү планлаштырылмый

Россия спорт министры Олег Матыцин сүзләренә караганда, ярышлар 2020 елның 4-11 сентябрь көннәрендә узарга тиеш.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 2020 елгы БДБ илләре уеннарын график нигезендә үткәрү планлаштырыла, ярышларны башка вакытка күчерү әлегә каралмый. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин БДБ илләрендәге беренче уеннарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча БДБ дәүләтләренең физик культура һәм спорт белән идарә итү дәүләт органнары җитәкчеләре киңәшмәсендә әйтте. ТАСС агентлыгы шул хакта язды.

«Без уеннарны 4-11 сентябрьдә үткәрергә планлаштырабыз, хәзерге вакытта үзгәрешләр көтелми. Транспортка килгәндә, катнашучыларның чартер рейслары белән килүе, мөгаен, оптималь карар булыр. Әлбәттә, без кешеләр чартер рейслар белән бер үк көнне килеп, бер үк көнне китсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — ди Матыцин.

БДБ илләренең беренче уеннары 2020 елның 20-27 августында Казанда узар дип ниятләнгән иде. 22 спорт төре буенча ярышларда 14-23 яшьлек спортчылар катнашыр дип көтелә. 280 комплект медаль уйнату планлаштырыла.

Катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында уеннарны сентябрьгә күчерү тәкъдиме эшләнде. Хәзерге вакытта ярышларны уздыру бу елның 4-11 сентябрь көннәренә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100