Регби буенча ТР яшүсмерләр җыелмасы бөтенроссия ярышларында бронза яулады

25 июньнән 5 июльгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә 15 яшькә кадәр үсмер егетләр арасында регби буенча бөтенроссия ярышлары үткәрелгән

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). 25 июньнән 5 июльгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә 15 яшькә кадәр үсмер егетләр арасында регби буенча бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда 10 команда, шул исәптән Татарстан Республикасы җыелмасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан регбистлары өченче урын яулады, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.

Турнир башланыр алдыннан, жирәбәгә салып, 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы 4 команда бер төркемгә тупланды. “Красноярскиның “Енисей-СТМ”, Мәскәү өлкәсе җыелмасы, “Зеленоград” (Мәскәү) һәм Краснодар крае җыелмасы кебек күршеләр булганда, ярышларның финал өлешенә чыгу абруйлы булган. Татарстан җыелмасы төркемдә беренче өч матчны отты, әмма Красноярскиның “Енисей-СТМ” командасы белән очрашуда артка чигенде. Нәтиҗәдә, төркемдә икенче урынга калып, Долгопрудныйдан “Соколы” командасы белән ярымфинал уенына чыктылар. Татарстанлылар Мәскәү яны регбистларына 12-14 исәбе белән оттыра. Ә өченче урын өчен матчта, уен барышында Красноярскиның “Красный яр” командасына 0-5 исәбе белән оттырып барса да, алга чыгып, очрашуны җиңү белән тәмамлауга ирешәләр. 17-5 исәбе белән Татарстан Республикасы җыелма командасы бронза медаль яулый.