Насыйбуллин «Ак Барс» командасына кайтты

Узган сезонда хоккейчы Квебек Яшүсмерләр хоккей лигасын үткәрде һәм «Римуски Оушеник» клубы составында бу турнир чемпионы булды

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 19 яшьлек Эдуард Насыйбуллин Казанның «Ак Барс» командасына кайтты.
Узган сезонда хоккейчы Квебек (QMJHL) Яшүсмерләр хоккей лигасын үткәрде һәм «Римуски Оушеник» клубы составында шул турнир чемпионы булды.
Эдуард Насыйбуллин Казанда уйный башлады. «Ирбис» (Казан), «Барс» (Казан), «Римуски Оушеник» (Римуски, Канада)
командалары өчен чыгыш ясады, дип белдерә казанлылар матбугат хезмәте.