Мамадышта “Авыл яшьләре” IX җәйге спорт уеннары тәмамланган

Мамадыш районы 1 нче, Саба муниципаль районы 2 нче, Кукмара муниципаль районы 3 нче урынны яулаган

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). 30 нчы июньнән 5 нче июльгә кадәр Мамадыш шәһәрендә “Авыл яшьләре” IX җәйге спорт уеннары уздырылган. Уеннарда Татарстанның 40 районыннан 1540 һәвәскәр спортчы катнашкан. Ярышлар 15 спорт дисциплинасы буенча үткәрелгән, алар арасында милли көрәш бар, шулай ук һөнәри характердагы ярышлар оештырылган – сыер савучылар һәм механизаторлар ярышлары.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнгән: Мамадыш муниципаль районы – 1 нче урын (811 очко); Саба муниципаль районы – 2 нче урын (744 очко), Кукмара муниципаль районы – 3 нче урын (697 очко), дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.