«Ак Барс» яңа сезонга команда составын тәкъдим итте

Тренер штабында үзгәрешләр юк

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). «Ак Барс» ның рәсми сайтында 2015/16 еллар сезонына команда составы яңартылуы турында белдерелгән.

Тренер штабында үзгәрешләр юк. Зиннәтулла Билалетдинов баш тренер булып кала. Штабка Валерий Белов, Андрей Соколов, Сергей Абрамов һәм Ари Мойсанен кергән.
Команда составы күрсәтелгән.
Капкачылар: Юсси Рюнняс, Эмиль Гарипов.
Сакчылар: Владимир Денисов, Степан Захарчук, Константин Корнеев, Василий Токранов, Альберт Яруллин, Яков Рылов, Дамир Мусин, Марек Дялога, Зият Пайгин.
Һөҗүмчеләр: Игорь Мирнов, Маттиас Шегрен, Михаил Глухов, Александр Свитов, Михаил Варнаков, Денис Голубев, Дмитрий Обухов, Оскар Меллер, Джастин Азеведо, Владимир Ткачев, Артем Лукоянов, Дмитрий Архипов, Федор Малыхин.