Универсиадада метрлы трамплиннан суга сикерү буенча финалчылар билгеле булды

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында суга сикерү буенча финалда катнашучылар ачыкланды

  (Казан, 6 июль, «Татар-инорм»). Бүген Казанның Спортның су төрләре спорты сараенда Бөтендөнья уиверсиадасы турниры кысаларында сынау ярышлары һәм метрлы трамплиннан суга сикерү буенча ярымфинал узды.
Финалда кытайлы Линь Цзинь һәм россияле Евгений Новоселов катнаша. Беренче ярымфинал аша финалга мексикалы Роммель Пачеко, америкалы Гарри Джонс һәм кытайлы Цинь Тянь чыкты. Икенче ярымфиналда поляк Андржей Ржещутек (415,20 балл) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Икенче урында 405,45 балл җыйган россияле Сергей Назин, өченче - Константин Блаха.
Ир-атлар арасында метрлы трамплиннан сикерү финалы дүшәмбе уза, дип хәбәр итә Р-Спорт” агентылыгы “Казан 2013” рәсми хәбәрләр хезмәте өчен.