Универсиадада бадминтон буенча команда ярышларында чирекфиналга чыгучылар билгеле булган

Россия командасы 1:3 исәбе белән турнирның чирекфиналына чыгу хокукын Малайзиягә биргән

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында бадминтончылар команда ярышларында чирекфиналга чыгучыларны билгели.

Шимбә көнне Теннис академиясендә бадминтон буенча ярышларда финалның 1/16 матчлары, шулай ук 9, 16 нчы урыннар өчен уеннар узган.

Россия командасы 1:3 исәбе белән турнирның чирекфиналына чыгу хокукын Малайзиягә биргән, Германия Бөек Британияне җиңгән (3:1), Япония - Индонезия (3:0), Польша-Франция (3:2).

9-16 позицияләрне билгеләгәндә, Украина АКШны җиңгән (3:1), Макао- Шри-Ланка (3:0), Эстония-Австралия (0:3), Бразилия-Канада (2:3).

Бүген команда ярышларының чирекфиналында Кытай Германия белән, Тайбэй Япония белән, Малайзия Таиланд белән, Польша Корея белән уйный.

Ярымфинал һәм финал матчлары 7 нче июльдә уза, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.