Универсиада алдыннан Россия җыелма командасы баскетболчылары Америка командасын җиңгән

Татарстаннан Россия командасы составында баскетболчы Павел Антипов чыгыш ясый

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Җомга көнне Казанның “Баскет-холл”ында узган иптәшләрчә матчта Россия җыелма командасы баскетболчылары Америка командасын җиңгән.

Очрашу 93:67 (27:14, 30:20, 17:16, 19:17) исәбе белән тәмамланган. Сергей Карасев 20 минутта 17 очко җыйган.

Василий Карасев командасы Универсиадада беренче матчны 7 нче июльдә Оман җыелма командасына каршы уздыра. Шулай ук Украина, Эстония, Көньяк Корея һәм Германия командалары Россия көндәше булган. Бу хакта “Казан 2013” хәбәрләр рәсми хезмәте өчен “Р-Спорт” агентлыгы хәбәр итә.