Универсиада 2013: академик ишү буенча 6 дисциплинада финалга чыгучылар билгеле булган

Россия һәм Германиянең ир-атлар җыелма командалары академик ишүнең (рулевойсыз) дүртлек дисциплинасында беренче урын яулаган һәм финалга чыккан

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге уеннарда академик ишүдә алдагы ярышлар булды.

Ялгыз ишү буенча хатын-кызлар узышы нәтиҗәсендә, Житка Антосова (Чехия), Моника Дукарска (Ирландия), Эльза Гульбе (Латвия), Наталья Довгодько (Украина) финалга чыккан.

Россия һәм Германиянең ир-атлар җыелма командалары академик ишүнең (рулевойсыз) дүртлек (четверка без рулевого) дисциплинасында беренче урын яулаган һәм финалга чыккан. Юанычлы раундка Чили, Италия, Литва, КАР һәм Украина командалары чыккан.

Хатын-кызлар арасында парлы узышта Бельгия, Россия, Германия һәм Чехия спортчылары финалга чыккан. Украина, Франция, Көньяк Корея, Япония, Мексика һәм Норвегия – юанычлы раундта.

Ир-атлар арасында академик ишүнең рулевойсыз дүртлек (четверка без рулевого) дисциплинасында Франция, Япония, Германия һәм Польша командалары җиңгән. Италия, Россия, Пакистан, КАР, Венгрия һәм Бельгия - юанычлы раундта.

Хатын-кызлар арасында академик ишүнең рулевойсыз дүртлек (четверка без рулевого) дисциплинасында КАР, Бельгия, Россия һәм Украина иң яхшы нәтиҗә күрсәткән, ә Франция, Нидерланды, Италия, Чехия һәм Польша - юанычлы раундта.

Пэдди Макиннес/Логан Роджер (Австралия) һәм Александр Чаукин/Юрий Пшеничников (Россия) дуэтлары ике спортчыдан торган (рулевойсыз) дисциплинада финалга чыккан, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.