“Радио Спорт” проекты чыгымнарын беркайчан да финанс яктан акламаячак - Михаил Федяев

Спорт чараларын яктыртуда телеканалларыбызга кытлык булмаса да, фәкать спорт турында гына сөйли торган радиоканал юклыгы үзен сиздерде, дип Александр Жуков проектны хуплавын белдерде

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта “Радио Спорт” тапшырулары илнең 7 каласында эфирга чыга, кичәгедән башлап, 91,9 FM ешлыгында Казанда аның өстәмә пулы эшләтеп җибәрелде һәм шушы өстәмә 37дән Казан - беренчесе. Әлеге радионың аудиториясен Россиянең 45 шәһәрендә яшәүче 40 млн. чамасы кеше дип күзаллана.

Универсиада алдыннан шушы радио Казанда эфирга чыгуы уңаеннан бүген ТР Министрлар Кабинетында матбугат конференциясе уздырылып, РФ һәм ТР журналистлары белән очрашуга тулы бер дистә шәхес килде.

Россия Олимпия комитеты президенты, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары һәм “Радио Спорт”ның попечительләр советы рәисе Александр Жуков, Россия соңгы вакытта дөнья дәрәҗәсендәге иң зур спорт чараларын үткәрә башлады, мисалга, Казанда Универсиада, Сочида Олимпия уеннары, футбол һәм хоккей буенча дөнья чемпионатлары, августта җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты һәм башкалар, дип тезеп китте. Спорт чараларын яктыртуда телеканалларыбызга кытлык булмаса да, фәкать спорт турында гына сөйли торган радиоканал юклыгы үзен сиздерде һәм менә Сочи Олимпиадасына Россиянең 45 эре шәһәрендә тапшырыла торган махсуслаштырылган беренче радиоканал булдырылды, Казан Универсиадасы барышы да эфирга чыгарыла барачак, диде ул.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, “Радио Спорт” – күптән көтелгән канал, Универсиада барышында спорт ярышлары турындагы мәгълүматларны республика халкы беренче булып аның аша алачак, дип билгеләп үтте.

Татарстан җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Миңнеханов исеменә рәхмәт белән сүз башлаган “Сибирский Деловой Союз” ХК президенты, “Радио Спорт”ның Директорлар советы рәисе Михаил Федяев, Универсиадага кадәр 2 ай эчендә шундый проект Татарстанда эшләтеп җибәрелде – мондый кыска вакытта әлегә беркем дә эшли алганы юк иде, диде. РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Радио Спорт”ның Пепечительләр советы шәрәфле әгъзасы Николай Валуев басым ясап әйткәнчә, “Радио Спорт”ның Казанда ачылышын Татарстан Республикасы финанслаган. Гомумән, Универсиада алдыннан республика халык һәм спортчыларыбыз өчен мөмкин булганның барысын да эшләде, инде аларга иң югары пьедесталларга күтәрелергә, миллионнарча россиялеләрнең өметләрен акларга насыйп булсын. Спорт ул бар, булачак һәм җанатарларны һәрвакыт дулкынланырга мәҗбүр итәчәк, диде.

“Спорт буенча шуның кадәр күп топ-клублары булган, спорты үргә менә барган Татарстан моңарчы “Радио Спорт”тан башка ничек яши алган?!” – әлеге каналның программалар директоры Михаил Захаров шулай диде. “Татмедиа” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Марат Ибляминов сүзләренчә, “Радио Спорт” Татарстан башкаласына гына түгел, Чаллы, Әлмәт һәм башка төбәкләргә дә үтеп керәчәк. Балалар-яшүсмерләр спорты үсешеннән башка спортның киләчәге юк, яңа чемпионнар тәрбияләү зарур һәм бу эштә, шулай ук мәгълүматлаштыруда “Радио Спорт”ның өлеше зур булачак, дигән фикердә ул.

“Татар-информ” агентлыгы журналисты сорауларына җавабында Михаил Федяев, “Радио Спорт” проекты социаль, ул беркайчан да акча эшләмәячәк һәм инвестицион проект булып калачак, ягъни чыгымнарын беркайчан да финанс яктан акламаячак, чөнки анда реклама да, музыка да булмаячак һәм ул болардан азат бердәнбер радиоканал санала, гомумән, балалар-яшүсмерләр спорты, яшьләрнең спорттагы казанышлары, тормышы, проблемалары тагын кайда яктыртыла алсын, диде. Аның сүзләренчә, 1 млрд. сумга төшкән бу проект белән акча эшләү максаты куелмаган, яшь буынны спорт дөньясына тарту, аннары рейтингларда илдә беренче 5леккә керү бурычы тора, ләкин соңгысы - якындагы киләчәк эше. РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Радио Спорт”ның Попечительләр советы әгъзасы Марат Сафин исә яшьләр исеменнән, ярдәм итәргә әзер без, дип ышандырып куйды.

Сөйләшүдә шулай ук РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Игорь Ананских, Европа медиатөркеме президенты Екатерина Тихомирнова, Россия Футбол берлеге президенты Николай Толстых та катнашып фикерләште.