Мыскина Универсиада уты эстафетасының Казан этабында факелны соңгы булып йөртте

Бөтендөнья студентлар уеннарының төп символы Казан федераль университетына саклауга тапшырылды

  (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ачылышына берничә сәгать кала Уеннар уты эстафетасы тәмамланды. Бөтендөнья студентлар уеннарының төп символы Казан федераль университетына саклауга тапшырылды.
Казан урамнары буенча 54 кеше факел тотып йөгерде. Эстафетада Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен, Россия Олимпия комитеты секретаре Марат Бариев катнашты. Эстафетаның төгәлләү этабында беренче булып факелны Казан мэры Илсур Метшин йөртте.
Эстафета Универсиада авылында башланды һәм Җиңү проспекты – Оренбург тракты-Павлюхин урамы – Сәлимҗанов урамы - Уң Болак урамы - Ташаяк урамы - Кремль урамы маршруты буенча хәрәкәт итте. Казан (Идел буе) федераль унивреситеты финал ноктасы булды.
Эстафетада Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев, шулай ук танылган спортчылар катнашты. Шулай ук мәдәният эшлеклеләре, Универсиада 2013 партнер компанияләр вәкилләре һәм “Мин факел йөртүче” конкурсында катнашучылар бар иде.
Россия теннисисты, атказаган спорт мастеры Анастасия Мыскина Универсиада уты эстафетасының Казан этабында соңгы факел йөртүче булды.
Парижда кабызылган ут 51 шәһәр буенча 359 көн сәяхәт итеп бүген 23.00 сәгатькә кадәр Казан университеты кампусында булачак.
Марат Бариев сәламләү сүзендә бу вакыйгаларның мөһимлеген ассызыклады һәм спортчыларга зур уңышлар теләде.
Казан федераль университеты ректоры эстафета оештыручылардан факелны кабул итеп алды, ул бүгенге көнне искәртеп университет музеенда сакланачак. Бүгенге вакыйгаларда Казан университеты вәкилләре катнаша. Алар – волонтерлар, оештыручылар һәм танылган спортчылар, дип билгеләп үтте Илшат Гафуров.
Универсиада утына бүген төнлә Kazan-Arena стадионы өстендә дөрләп янасы калды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.