Лисунов: “РФ җыелма командасы ватерполчылар Канада уенчылары белән матчта комбинацияләрне кабатлады”

Су полосы буенча Россия җыелма командасы составында ТРның 3 вәкиле: Адель Латыйпов, Альберт Зиннәтуллин һәм Артем Одинцов – чыгыш ясый

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Су полосы буенча Россиянең ир-атлар җыелма командасы Универсиада ватерпол турнирының төркем этабындагы Канада командасына каршы беренче матчында соңгы нәтиҗәгә генә түгел, ә киләчәккә комбинацияләрне кабатлауга да йөз тотты, дип белдерде команда капитаны Сергей Лисунов.

Җомга көнне Универсиаданың беренче ярыш көне узды, су полосы буенча Россиянең ир-атлар җыелма командасы беренче матчта Канада командасын җиңде.

Лисунов төркемдә Венгриягә каршы матчны төп, дип саный. “Әлбәттә, бу төп матч булачак, беренче урын өчен уен. Калган көндәшләргә килгәндә: монда турнир алдыннан Австралия белән уйнадык, проблемалар булмады; японнар белән Дөнья лигасында бер ай элек уйнадык – шулай ук ышанычлы җиңдек. Шулай итеп, Венгрия генә кала”.

Спортчылар җанатарлар килеп, аларны рухландырыр, дип ышанганар, һәм ялгышмаганнар – җомга көнне “Буревестник” бассейны трибунасы тулы булган. “Универсиада – шундый зур вакыйга, минемчә, барысы да белеп торган. Моннан тыш, Казанда “Синтез” командасы бар, һәм су полосы турында барысы да белә”, - диде Лисунов, дип хәбәр итә “Казан 2013” хәбәрләр рәсми хезмәте өчен “Р-Спорт” агентлыгы.