И. Метшин: “Универсиада уты миллионнарча кешене берләштерде, миллионлаган россияленең йөрәкләрен җылытты”

Универсиада авылында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының Казандагы этабына старт бирелде

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Универсиада авылында, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының финал өлешенә старт бирү тантанасы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев катнашты.
Иң элек, Утны саклаучылар төркеме исеменнән тантанада катнашучыларны Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты Владимир Жемер сәламләде. “359 көн дәвамында без Утка сакчыл мөнәсәбәттә булып, аны бер шәһәрдән икенчесенә күчереп йөрдек. Бүген горурлык белән шуны әйтәсем килә, ниһаять, Уеннар символы өйдә – Казанда. Сәяхәт барышында ул дөньяның 5 өлешендә, 100 дән артык торак пунктта булды, шул рәвешле, ул Ут кешеләр йөрәгенә ялкын кабызып йөрде. Безнең өчен шушы тарихи вакыйгада катнашу – зур дәрәҗә. Ут бит ул – яшәү чыганагы символы”, - дип белдерде Утны саклаучы студент.
FISU президенты Клод-Луи Галльен чыгышында тантанада катнашучыларга хәерле иртә теләп, Универсиада авылының ниһаять җанлануына шат булуын белдерде. Бу җанлану, бирегә Бөтендөнья студент Уеннары Уты килеп җитүе белән дә бәйле”, - дип, FISU башлыгы бәйрәм белән тәбрикләп, русча бер фразаны өйрәнүен хәбәр итеп, өч тапкыр “Урра!!!” дип кычкырды.
Илсур Метшин билгеләп узганча, бүген бик дулкынландыргыч көн. “Бу көнне мөмкин кадәр тизрәк якынайтырга тырыштык. Ниһаять, Универсиада Уты Казанга килеп җитте, күңелемдәге шатлык хисләре тулып таша. Казанга рәхим итегез!”, - дип мөрәҗәгать итте барлык кунакларга. “Универсиада уты миллионнарча кешене берләштерде, миллионлаган россияленең йөрәкләрен җылытты. Барлык студентларны, Утны саклап йөртүчеләрне, Ут эстафетасы тирәсендә тупланган затларны бәйрәм белән котлыйм һәм рәхмәтемне җиткерәм. Ут җылысы безнең йөрәкләрдә мәңгегә саклансын!” - дип белдерде Казан башлыгы чыгышында.
Олег Матыцин шәрехләп үткәнчә, Ут җир шары буйлап олы юл узды һәм бүген Казанга килеп җитте. “Без Универсиада Уты эстафетасы идеясен Казан тәкъдим итүе белән горурланабыз һәм FISU җитәкчелеге тарафыннан да бу идея хуплау тапты. Алдагы Универсиадаларда да Ут эстафетасының күркәм традициягә әверелүен бик теләр идем”, - ди Олег Матыцин. “Универсиада Уты университетларны, миллионлаган халыкны берләштерде. Шушы идея өчен республика, Казан җитәкчелегенә, эстафета барышына үзеннән өлеш керткәннәргә рәхмәтемне җиткерәм. Универсиада барлык казанлыларны җылытып, шатлык бүләк итсен”, - дип белдерде Россия студентлар спорты берлеге башлыгы.
“Минем өчен эстафетаның финал өлеше Универсиада авылында старт алуы – зур горурлык. Универсиада авылы өч атна вакытка Универсиадада катнашучы спортчыларның якты, уңайлы йорты булып хезмәт итәчәк. Менә бүген Универсиада авылына Бөтендөнья студент уеннары Уты үз җылысын өрәчәк. Универсиада авылына рәхим итегез!”, - дип мөрәҗәгать итте Универсиада авылы хуҗасы Фәрит Абдулганиев.
Чыгышлардан соң Казанда Утка беренче факел кабызу тантанасы булды. Бу хокук Илсур Метшинга бирелде.
Тантанадан соң Универсиада Уты кортежы шәһәр урамнары буенча юлга кузгалды. Факелны бүген барлыгы 58 кеше йөртәчәк. Эстафета Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Павлюхин урамы – Сәлимҗанов урамы – Уң як Болак - Ташаяк урамы – Кремль урамы маршруты буенча оештырыла. Факел йөртүчеләр юлында соңгы нокта Казан федераль университеты булачак. Утны сәламләү өчен юл кырыена бик күп казанлы җыелган иде.