FISU делегаты: “Универсиада баскетбол ярышларын дөнья чемпионаты белән дә чагыштырырга була”

У.Охрам турнирга әзерлектән алган хис-кичерешләре турында сөйләде

  (Казан, 6 июль, «Татар-информ», Илдар Райманов). FISU техник делегаты Ульф Охрам Универсиада 2013 кысаларында баскетбол ярышлары старт алуга багышланган матбугат конференциясендә турнирга әзерлектән алган хис-кичерешләре турында сөйләде.
“Мин Казанда 2,5 ел элек булган идем. Вазифам буенча объектларны тикшерүдән тыш, хезмәттәшләргә һәм оештыручыларга файдалы киңәшләр дә бирәм. Бүген бу зур вакыйга старт алачак”, - дип ассызыклады FISU делегаты.
“FIBA белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә турнирда күп кенә көчле командаларны күрәчәкбез. Универсиаданы дөнья чемпионаты белән дә чагыштырырга була, чөнки дәрәҗәле командалар катнаша. Бу уеннар катнашучыларга бәһасез тәҗрибә туплау, ә безгә спорт ярышларын караудан канәгатьлек алу мөмкинлеге.
Моннан тыш, зур вакыйга спортның төрле төрләрендә катнашучы яшьләр белән танышу мөмкинлеге бирә. Универсиада авылында төрле илләрдән килгән спортчылар кафеда, төрле мәдәни чараларда аралаша ала. Бу барлык илләр, халыклар, кыйммәтләр һәм мәдәниятләр казаны дияргә мөмкин. Бу искиткеч!”, - дип билгеләп үтте Охрам.
Искәртеп узабыз, Универсиада 2013 кысаларында баскетбол ярышлары иртәгә “Баскет-холл”ның зур һәм кече залында старт ала.