Түбән Камада очкыч пилотлары көч сынашачак

Төрле регион пилотларының ярышлары 10 июль көнне узачак
(Түбән Кама, 6 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камада очкыч пилотлары катнашындагы СЛА-Мото Россия чемпионаты старт ала. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Ярышлар Корабль ачыклыгында үтәчәк. Мондый ярышны үзләрендә үткәрү хокукын яулау өчен күп кенә регионнарга да көч сынашырга туры килде. Ләкин Вологда кебек эре шәһәргә дә бу хокукны Түбән Камага бирергә туры килгән.
Пилотлар төрле күнекмәләрдә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк. Монда очкычны утырту һәм очу ераклыгы кебек үзенчәлекләр исәпкә алыначак. Ярышлар 10 июль көнне башлана.