Казанда университетлар арасында пляж волейболы буенча Ауропа чемпионаты старт алды

Ауропа чемпионатында катнашучылар татлы чәк-чәктән авыз итәчәк
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Татарстан башкаласында “Ривьера” кунакханә-күңел ачу комплексы янындагы мәйданда университетлар арасында пляж волейболы буенча Ауропа чемпионатын ачу тантанасы булды. Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, башкарма комитет һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе әгъзасы Леонц Эддер, 2013 елгы Универсиада дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, Ауропа студентлар спорты ассоциациясе техник делегаты Даниэла Эрни, Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Валентин Жуков һ.б. катнашты.
Рафис Борһанов чемпионатта катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.
Леонц Эддер сүзләренчә, бу чемпиоанат мөһим спорт вакыйгасы булып тора. “Киләсе 5 көндә Казан Ауропа пляж волейболы үзәге булып торачак”, - диде Л.Эддер.
Чемпионатны ачу хокукы Владимир Леоновка бирелде. 2013 елгы Универсиада генераль директоры ярышта катнашучыларны дуслык һәм спорт көннәре көтә, дип ышандыра.
Тантана тәмамлангач, барлык командалар да татар милли ризыгы чәк-чәк белән сыйланачак.
Искәртеп үтәбез, чемпионатта Ауропаның 9 иленнән 13 ир-ат һәм 14 хатын-кызлар командасы катнашачак.