Россия баскетбол җыелмасының төп җыенга барачак составы билгеле булды

Исемлектәге 11 уенчы арасында УНИКС баскетболчылары юк.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россия ир-атлар баскетбол җыелма командасының Сергей Базаревич җитәкләгән тренерлар штабы Европа чемпионаты алдыннан төп җыеннарга барачак уенчылар исемлеген игълан итте. 23 июльдә башланачак җыеннарга чакыру алган 11 уенчы арасында Казанның УНИКС командасы баскетболчылары юк.

Әлеге җыеннарда Россия җыелма командасы сентябрьдә Истанбулда узачак Европа чемпионатына әзерлекне башлый.

Төп җыенга эләккән уенчылар исемлеге: сакчылар – Евгений Бабурин, Дмитрий Хвостов (икесе дә – «Локомотив-Кубань», Краснодар), Дмитрий Кулагин, Виталий Фридзон (икесе дә – ЦСКА, Мәскәү), Алексей Швед «(«Химки», Химки), һөҗүмчеләр Семен Антонов, Андрей Воронцевич, Никита Курбанов (барысы да – ЦСКА), Андрей Зубков («Локомотив-Кубань»), Сергей Карасев («Зенит», Санкт-Петербург), үзәк уенчы Тимофей Мозгов («Лос-Анджелес Лейкерс», НБА).

Җыелма команда составына калган кандидатлар Россия баскетбол федерациясенең «Ачык лагере» нәтиҗәләреннән чыгып сайлап алыначак. 8-15 июнь көннәрендә оештырылачак әлеге чарага чакыру алган 18 уенчы арасында УНИКСтан ике уенчы – Павел Антипов белән Артем Клименко да бар.