Татарстан спортчысы Алинә Фазылҗанова Стендка ату буенча 7 нче халыкара кубокта “алтын” яулады

Татарстанның башка спортчылары Финляндиядәге ярышларда шактый уңышлы чыгыш ясаган, әмма бүләккә лаек булмаган

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Татарстан укчылары Финляндиядә Стендка ату буенча 7 нче халыкара кубокта уңышлы чыгыш ясаган. Кубок бу көннәрдә Лахти янында Ориматтила шәһәрендә уйнатыла. Барлык спортчылар да квалификация барьерын уңышлы гына җиңеп чыгып, ярымфиналга юлламалар алган.

Әмма алга таба уңыш гел татарстанлылар яклы булмады, дип хәбәр итә ТР пуля һәм стендка ату федерациясе пресс-атташесы Ольга Камардина. Скитта пьедесталның иң югары баскычына Алинә Фазылҗанова күтәрелгән. Квалификациядә 60 мишеньга туры атып, спортчы Алманиядән Франциски Курцерга каршы атышта (2:1) плей-оффка юллама откан. Ярымфиналда Фазылҗанова Россия җыелмасындагы Виктория Остапец кебек үк, 13 очко җыйган. “Алтын матч”ны көндәшләр янә тигез исәп белән тәмамлаган. Нәтиҗәдә, титул язмышын соңгы атыш хәл иткән – Татарстан спортчысы 2:1 исәбе белән җиңүгә ирешкән.

Хатын-кызлар скитында ярымфинал раундына Татарстанның стендка ату мәктәбенең тагын бер вәкиле Екатерина Филимонова үткән. Ул ярышларны 6 нчы урын белән тәмамлаган. Екатерина Субботина трапта аз гына бронза медальгә җитми калган.