Яна Мартынова йөзү буенча Россия чемпионатында көмеш медальгә лаек булды

Баттерфляй алымы белән 200 метрлы дистанциягә йөзүдә Яна Мартынова икенче булып килде
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген “Олимпийский” спорт комплексы бассейнында йөзү буенча Россия чемпионатының чираттагы көне узды, аның нәтиҗәләре буенча 2008 елда Пекинда узучы Олимпиадада катнашачак ил җыелма командасының составы билгеле булыр дип көтелә.
Баттерфляй алымы белән 200 метрлы дистанциягә йөзүдә Яна Мартынова икенче булып килде. Аның нәтиҗәсе – 2.14,17. Беспалова (Архангельск өлкәсе – Санкт-Петербург-1) 2.11,29 нәтиҗәсе белән – беренче, Булахова (Волгоград өлкәсе) 2.16,53 нәтиҗәсе белән өченче урынны яулады.
Шунысын да искәртик, быелгы Россия чемпионатында Яна Мартынова 400 метрлы дистанциягә “комплекслы” йөзүдә алтын медаль яулаган иде инде. Казан спортчысы көндәшен 8 секундка диярлек узып китте.
Шул рәвешчә, Мартынова чемпионат тәмамлангач, ягъни 9 июньдә игълан ителәчәк Россия олимпия җыелма командасы исемлегенә, һичшиксез, керәчәк.