Түбән Камада стритбол турниры уза

Мәктәп яны лагерьларында ял итүче Түбән Кама балалары өчен бүген стритбол ярышлары уза. Турнирда барлыгы 6 команда катнаша
(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Камада стритбол турниры уза.
Ярышларда мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар катнаша. 33нче мәктәпнең баскетбол мәйданчыгында барлыгы 6 команда җиңү өчен көрәшәчәк. Иң яхшыларны кызлар һәм малайлар арасында ачыклаячаклар.
Иң көчлеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә. Җиңүче командалар кич белән билгеле булачак.
Түбән Камада балалар арасында стритбол ярышлары әле беренче мәртәбә генә уза. Турнирны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе мәгариф идарәсе белән берлектә оештырган.