Казанда ТР Хөкүмәте Кубогына картинг ярышлары узачак

Чемпионатта Казан шәһәренең карт-клубларында тәрбияләнүче 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Форсаж” картинг-үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган ТР Хөкүмәте Кубогына картинг ярышлары уза, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе матбугат хезмәте.
Чемпионатта Казан шәһәренең карт-клубларында тәрбияләнүче 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша, алар Honda GX 200 һәм Honda GX 270 двигательле картларда ярышачак.