Казанда өстәл теннисы үзәге төзергә ниятлиләр

Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстанда Универсиаданың мәҗбүри төрләреннән берсе булган өстәл теннисын үстерү перспективалары хакында сүз барды
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстанда Универсиаданың мәҗбүри төрләреннән берсе булган өстәл теннисын үстерү перспективалары хакында сүз барды.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында каралганнарыннан тыш, өстәмә спорт объектларын сафка бастыру вариантлары карала. Аерым алганда, Казанда узачак Универсиадада өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрү өчен “Форсаж” картинг-үзәген, волейбол турнирын үткәрү өчен “Татнефть-арена”ны файдалану планлаштырылган иде. Әмма Универсиаданың спорт объектларына карата белдерелгән таләпләр Олимпия уеннарындагы спорт корылмалары өчен каралган нормалардан бер дә калышмый.
Татарстан Өстәл теннисы федерациясе президенты Алимас Вәлиев сүзләренә караганда, Казандагы Универсиадада өстәл теннисы буенча ярышлар үткәреләчәк объектка яктыртылышы, үлчәмнәре һәм башкалар буенча үзенчәлекле таләпләр куела. Аның фикеренчә, Универсиада программасындагы мәҗбүри спорт төрләреннән берсе булган өстәл теннисы буенча ярышларны “Форсаж” картинг-үзәгендә үткәрергә ярамый. Шуңа бәйле рәвештә, Казанда 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уенына өстәл теннисы үзәге төзү күздә тотыла.
Алимас Вәлиев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәр җитәкчелеге белән әлеге үзәкне төзү өчен җир участогы бүлеп бирү турында сөйләшүләр алып барыла. Федерация президентының сүзләренә караганда, таләпләр буенча үзәкнең спорт залы мәйданы 2 мең квадрат метрдан да кимрәк булмаска тиеш. Уен залында - 7, күнегүләр залында 12 өстәл урнаштырылачак.
Алимас Вәлиев сүзләренә караганда, тиздән Байлар Сабасында (анда Россия һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл турниры үткәрелә) өстәл теннисы спорт комлексын төзергә керешәчәкләр. Проектлаштыруга – 4 миллион, тагын 25 миллион сум төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен бүлеп бирелгән. ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты төзелеш эшләре 2010 елның башында төгәлләнер дигән ышаныч белдерде.