“Казан–Брюссель” супермарафонында катнашучылар марафонда алган тәэсирләре белән уртаклашты

“Казан – Брюссель” супермарафонында катнашкан 9 студентның 6сын Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары тәкъдим итте. Бүген вузда алар катнашында матбугат конференциясе узды
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). “Казан – Брюссель” супермарафонында катнашкан 9 студентның 6сын Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары тәкъдим итте. Бүген әлеге югары уку йортында алар катнашында матбугат конференциясе узды.
Журналистлар белән очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов, физик культура факультеты деканы Ринат Абзалов һәм башкалар катнашты.
Шунысын да искәртик, “Казан – Брюссель” супермарафоны 9 майда Казанда старт алды, анда катнашучы 14 кеше 2013 елгы Универсиаданы Татарстан башкаласында үткәрүне яклап 5 илнең территориясе буенча йөгереп узды. 29 майда марафончылар, 4 мең чакрымнан артык араны йөгереп үтеп, FISU штаб-фатиры янында финишка килеп җитте һәм оешманың президенты Джордж Киллианга 2013 елгы Бөтендөнья студент уеннарын Казанда үткәрүне яклап җыелган 90 мең имза тапшырды.
Марафонда катнашучылар Татарстандагы барлык студентларның “яшьләр Олимпиадасын” кабул итү теләге белән януын күрсәтеп, 2013 елгы Универсиада өчен көрәштә Казанның җиңүенә зур өлеш кертте.
“Казан – Брюссель” супермарафонында катнашкан 9 студентның 6сы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физик культура һәм биология факультетларында белем ала. Марафончылар белән Брюссельгә ТДГПУның чит телләр факультеты студенты – тәрҗемәче Эльвира Ибраһимова да барды. Марафонны оештыру һәм үткәрүдә югары уку йорты хезмәткәре – супермарафонның халыкара ассоциациясе әгъзасы Илдар Вафин да катнашты. Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, аларның барысына да ТДГПУ исеменнән рәхмәт белдереләчәк акчалта премияләр тапшырылачак.
Супермарафонда катнашучыларның берсе – Алексей Сунейкин әйтүенчә, спортчыларның юлы бер дә җиңел булмаган. Ул үзе тезен имгәтүгә дә кармастан, медицина персоналының тырышлыгы аркасында марафончы иптәшләре белән бергә Брюссельгә кадәр барып җиткән.
Ринат Абзалов билгеләп үткәнчә, Татарстанны тәкъдим итүче 7 олимпия чемпионының 6сы ТДГПУны тәмамлаган. Югары уку йортының 39 студенты төрле елларда Бөтендөнья Универсиадасының чемпионнары булып танылган. Ул ТДГПУ студентлары, һичшиксез, 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасында Россия җыелма командасына керер дигән ышаныч белдерде.