Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре - зона спартакиадасы җиңүчесе

Спорт бәйрәмендә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнары һәм, әлбәттә инде, хуҗалар –район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты.

(Чүпрәле, 6 май, «Татар-информ», «Туган як»). Татарстанның биш районыннан кунаклар Чүпрәлегә зур чарага җыелды. Биредә медицина хезмәткәрләре арасында киң күләмле чара — «Сәламәтлек-2021» дигән зона спартакиадасы узды.

Тантаналы ачылыш «Алтын» спорт комплексында узды. Спорт бәйрәмендә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнары һәм, әлбәттә инде, хуҗалар –район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты.

«Бүген ярышларда гадәти булмаган ике йөзгә якын спортчы, һөнәрләре белән халкыбызның сәламәтлек сагында торучылар катнаша. Форсаттан файдаланып, сезне фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез халкыбызның исәнлеге сагында, аларның гомерләрен саклап калу өчен олы хезмәт куясыз. Эшегез хөрмәт, зур дәрәҗәләр белән бәяләнсен, бүген һәм көндәлектә уңышлар юлдаш булсын», — диде район башлыгы Марат Гафаров

Җиңүчеләрне төрле спорт төрләре буенча ачыкладылар. Бу көнне медицина хезмәткәрләре кешеләрнең гомерен саклау белән генә шөгыльләнмичә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучылар һәм бик яхшы спортчылар икәнлекләрен дә дәлилләделәр.

Алар йөзү, йөгерү, бадминтон, волейбол, шахмат, канат тартышу, теннис ярышларында көч сынаштылар. Һәркайсында җиңүчеләр дипломнар, медальләр алды.

Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча исә зона спартакиадасының җиңүчесе һәм Кубок иясе булып район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре танылды. 2 урынны Апас районы медицина хезмәткәрләре, 3 урынны Буалылар яулады.