УНИКС – ВТБ Бердәм лигасы ярымфиналында

Чирекфинал сериясенең "Түбән Новгород"ка каршы өченче матчында казанлылар янә көндәшләрен җиңде

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). Казанның УНИКС баскетболчылары ВТБ Бердәм лигасы ярымфиналына узды.
Кичә чирекфинал сериясенең "Түбән Новгород" ка каршы өченче матчында казанлылар янә көндәшләрен җиңде. Түбән Новгородта очрашу Евгений Пашутин спортчыларының җиңүе (84:71) белән тәмамланды. Җиңүчеләр составында иң нәтиҗәле уенчы Кит Лэнгфорд 29 очко җыйды.
Казандагы алдагы ике матчта да УНИКС җиңүгә иреште. Шулай итеп, өч җиңүгә кадәрге сериядә казанлылар 3:0 исәбе белән җиңде. Ярымфиналда казанлылар Санкт-Петербургның "Зенит" һәм Сарытауның "Автодор" командалары белән уйначак.
ВТБ Бердәм лига
1/4 финал
"Түбән Новгород" - УНИКС (Казан) - 71:84 (25:15, 17:26, 13:25, 16:18).