Хоккей буенча дөнья чемпионаты символы төшерелгән марка сатыла башлаган

Маркада турнир символы сурәтләнгән

 (Казан, 6 май, "Татар-информ"). 6 майдан Татарстанда хоккей буенча 2016 елгы дөнья чемпионаты символы төшерелгән почта маркасын сатып алып була. Татарстанлылар әлеге марканы республиканың иң ерак почмакларында да кулга төшерә алачаклар, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Маркада турнир символы - хоккей свитеры кигән Лайка токымлы эт сурәтләнгән.