Лениногорск егете бокс буенча Россия Беренчелегендә катнашачак

Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә бокс буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге узды.

(Лениногорск, 6 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе спортчысы Ришат Яппаров (5нче мәктәп укучысы) составында булган Татарстан командасы беренче урынны алды һәм Россия беренчелегенә юлламага ия булды. Ул май аенда, Анапада узачак.

Ярыш 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында үтте, Идел буе федераль округыннан 14 команда катнашты. Катнашучыларны бокс буенча атказанган спорт мастеры Альберт Селимов, бокс буенча Олимпия Чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков, дөнья чемпионы Денис Лебедев сәламләде. Бу хакта 3нче спорт мәктәбе хәбәр итә.

Яшь спортчының тренерлары — Артур Галиуллин һәм Егор Жупиков. Гомумкоманда зачетында Татарстан командасы 2нче урын алды.