"Рубин" белән "Краснодар" матчында Низовцев хөкемдарлык итәчәк

Элегрәк Игорь Низовцев "Рубин" матчларыда төп судья сыйфатында өч тапкыр эшләгән

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия чемпионатының 22 туры матчына арбитрлар һәм инспекторлар билгеләнде.

7 апрель көнне Казанда узачак "Рубин" белән "Краснодар" арасында матчка Түбән Новгородтан 34 яшьлек Игорь Низовцев җитәкчелегендәне арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчк. Судьяның ассистентлары - Владислав Назаров (Невинномысск), Алексей Ширяев (Ставрополь); инспектор – Станислав Сухина (Малаховка).

Элегрәк Игорь Низовцев "Рубин" матчларыда төп судья сыйфатында өч тапкыр эшләгән. Аларда рубинлылар ике тапкыр җиңү бәйрәм иткән һәм бер тапкыр тигез исәпкә уйнаган, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.