news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ир-атлар арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләрен бүләкләделәр

Җиңүчеләргә кубок, грамоталар һәм акчалата премияләр бирделәр.

Чирмешәндә ир-атлар арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләрен бүләкләделәр
cheremshan.tatarstan.ru

(Чирмешән, 6 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында иң оста волейбол уйнаучы ир-егетләр командасы ачыкланды.

Күтәмә авыл җирлеге командысы беренче урын алды, алар 25 мең сумга ия булды. Икенче урын алган Электр челтәрләре командасына 20 мең сум, алардан бераз гына калышып, өченчегә чыккан түбәнкәминкәлеләргә 15 мең, дүртенче урын ияләре — район үзәк хастаханәсе командасына 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Район чемпионатында 17 команда катнашты. Җиңүчеләргә кубок, грамоталар һәм акчалата премияләр бирделәр.

Бу көннәрдә бәйге хатын-кызлар арасында дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100