«Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясендә Казан командасына җиңү яуларга бер адым калды

Түбән Кама егете Эмиль Галимов, ике алка кертеп, «Ак Барс»ка җиңү китерде

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда узган «Нефтехимик» — «Ак Барс» сериясенең өченче уены Казан командасы файдасына төгәлләнде. Матч исәбе — 1:2.

Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә өч җиңү, «Нефтехимик» әлегә бер җиңүгә дә ирешә алмады.

Беренче периодта алкалар кертелмәде.

Икенче периодның җиденче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, сакча Андрей Педан «Нефтехимик» капкасына алка кертә алды, ләкин, озаклап видеокабатлау караганнан соң, хөкемдарлар алканы санамаска булды. Алка кергән вакытта Түбән Кама командасы капкасы махсус рәвештә урыныннан кузгатылган булганга, «Нефтехимик»ка ике минутлык штраф салынды, ләкин гол да исәпләнмәде (0:0).

Өченче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе, Түбән Кама егете Эмиль Галимов гол кертте (0:1). Период уртасында «Нефтехим-Арена»да Салават Фәтхетдинов башкаруында «Уфтанма» җырыннан өзек яңгыраттылар. Җыр юллары командага туры килеп тора иде, Түбән Кама хоккейчыларының «уфтанып» утырыр вакытлары түгел иде, аларга ничек тә булса берәр алка кертергә кирәк иде.

Унҗиденче минутта алар бу эшне башкарып чыга алдылар, Илдар Шиксатдаров «Ак Барс» капкасына гол кертте (1:1).

Өч период тигез исәп белән тәмамланды, өстәмә вакыт-овертайм унөч минутка якын дәвам итте (плей-офф уеннарында буллит бәрү сериясе булмый). Хәлиткеч алканы Эмиль Галимов кертте (1:2)

Командалар составы:

«Нефтехимик»:

Барулин (Шарыченков);

Энлунд — Берглунд — Хәйруллин, Шәрипҗанов — Брынцев;

Уайт — Митчелл — Порядин, Мёрфи — Пайгин;

Черников — Куликов — Шиксатдаров, Атюшов — Сергеев;

Хафизов — Шәрифҗанов — Бикмуллин (Грошев), Семёнов.

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — А. Галимов — Фрэттин, Рукавишников — Лямкин

Э. Галимов — Санников — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Тихонов — Воронков — Фисенко (Дыняк), Юдин.

Киләсе уен да Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда узачак. Матч 8 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.