Самарада тугызынчы тапкыр «Халыклар дуслыгы» спорт фестивале була

Фестивальдә Самара өлкәсе иҗтимагый оешмаларының мини-футбол һәм волейбол буенча һәвәскәр командалары катнашачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 31 мартта Самара өлкәсендә «Халыклар дуслыгы – 2019» спорт фестивале тугызынчы тапкыр була. Ул Самара өлкәсе Спорт министрлыгы раслаган рәсми физкультура һәм спорт чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Самара өлкәсендә спорт фестивалендә төрле милләт вәкилләре катнаша. Фестивальне Самара өлкәсе иҗтимагый оешмалары иҗат коллективлары ача.

Фестивальдә Самара өлкәсе иҗтимагый оешмаларының мини-футбол һәм волейбол буенча һәвәскәр командалары, шулай ук Самара өлкәсе Спорт министрлыгы вәкилләре катнаша.

Фестиваль «МТЛ Арена» универсаль комплексында була.