Әгерҗе районында унберенче тапкыр “Мари чаңгы юллары“ ярышы узды

Ерак төбәкләрдән дә килүчеләр бар.

(Әгерҗе, 6 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында унберенче тапкыр “Мари чаңгы юллары“ ярышы узды. Ул 2009 елда Әгерҗе районының Пеләмеш авылының патриоты, спортчысы, үз милләтен ихлас яратучы Эдуард Михайлов тәкъдиме белән уздырыла башлаган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Оештыручыларның иганәчеләрне дә үз араларыннан таба. Быел катнашучылар да арткан. Ерак төбәкләрдән дә килүчеләр бар.

Бу бәйрәм мари халкының бердәмлеген, дуслыгын, бер йодрык булып яшәвен күрсәтә.