"Ак Барс" – "Авангард" матчына билетлар сатуга чыга

Билет бәясе 600дән – 1500 сумга кадәр торса, уен көнне тагын да кыйммәтрәк булачак.
(Казан, 6 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген 18:00 сәгатьтә 13 һәм 15 мартта "Татнефть Арена" боз сараенда узачак "Ак Барс" – "Авангард" матчына билетлар сатуга чыга. Уеннар Континенталь хоккей лигасы чемпионатының Көнчыгыш конференция 1/2 финал раунды кысаларында уза. Казан бозындагы очрашулар ике көндә дә 19:00 сәгатьтә башлана. Билет бәяләре 600дән 1500 сумга кадәр җитә. Ә матч узасы көнгә сатылып бетмәгән очракта кассадагы билетлар тагын да кыйммәтрәк – 650-1600 сум булачак.Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция ярымфиналында “Авангард” белән очрашачагы берничә көн элек билгеле булды. Шунысын да әйтергә кирәк: көндәшләрнең капитаны – озак еллар “Ак Барс” данын яклап, Милли хоккей лигасы аша Омскига әйләнеп кайткан Евгений Медведев. Бу сезонда “Ак Барс” – “Авангард” очрашуының икесе дә Казан командасы файдасына төгәлләнде (1:0, 2:3 ОТ). Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә уеннар 9,11 мартта Омскида, 13, 15 мартта Казанда уза.