Татарстан спортчысы дартс буенча Идел буе федераль округы чемпионатында “бронза” яулаган

Бүгенгә Евгений Жуков - ТРда дартс буенча бердәнбер Россия спорт мастеры

 (Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстаннан спортчы, Россия һәм халыкара ярышлар призеры Евгений Жуков Ижевскида дартс буенча Идел буе федераль округы чемпионатында ир-атлар разрядында III урын яулаган. Бүгенгә Евгений Жуков - ТРда дартс буенча бердәнбер Россия спорт мастеры.

Ярышларда Киров өлкәсеннән Роман Обухов җиңүче булган. II урынны Удмуртиядән Александр Артамонов алган, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы порталында, ТР дартс федерациясенә сылтама биреп.