Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларының Олимпиадада ясаган чыгышларына “берле” билгесе куйды

Аның фикеренчә, республикада кышкы спорт төрләрен үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казандагы Универсиада да, Сочидагы Олимпиада да иң югары дәрәҗәдә оештырылды - әлегә дөньяда аларгатиңләрлек Уеннар булганы юк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында хат

ын-кыз-журналистлар белән узган бәйрәм алды очрашуында билгеләп узды.

“Олимпия уеннары искиткеч яхшы узды. Барлык объектлар тиешенчә әзерләнгән, оештыру процессы, куркынычсызлык югары дәрәҗәдә тәэмин ителде. Иң мөһиме - без, бурычлар дөрес куелган очракта, медальләр саны буенча Россиянең иң югары дөньякүләм нәтиҗәләргә ирешә алуын исбатладык. Без моның белән горурланабыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм Универсиадада тупланган тәҗрибәнең Сочида кулланылуын билгеләп үтте.

Әлеге темага сүз барышында, Президент Сочидагы Олимпиадада чыгыш ясаган Татарстан спортчылары чыгышына тискәре бәя бирде. “Бездә күп санлы спорт мәктәпләре бар, олимпия резервы мәктәпләре нульгә тәңгәл нәтиҗә күрсәтте. Бу безнең кышкы спорт төрләренә мөнәсәбәтне, мөгаллимнәр, тренерлар составының эшен тулысынча карарга кирәклеген аңлата”, - дип, Рөстәм Миңнеханов министрлыкның шушы мәсьәләгә җитди игътибар юнәлтергә тиешлеген ассызыклады. “Кыскасы, кышкы спорт төрләре буенча без бик начар хәлдә булуыбызны күрдек. Барлык кышкы спорт төрләрен үстерергә кирәк, моның өчен кирәкле белгечләр дә, чаңгы трассалары да җитәрлек. Спорт мәктәпләре ул – укытучылар, тренерлар өчен түгел, ә нәтиҗә булсын өчен гамәлгә куела”, - дип басым ясап әйтте республика башлыгы.

Президент фикеренчә, параллель зачетта берничә төбәк өчен чыгыш ясаучы перспективалы спортчыларга гына йөз тотарга кирәк түгел. “Безнең үзебезнекеләр - бары тик Татарстан данын гына яклаучы спортчыларыбыз булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Мин республика спортчыларыннан мондый нәтиҗәләр көтмәгән идем. “Икеле” генә түгел, “берле” куярлык аларга”, - дип тәмамлады республика башлыгы фикерен.