“КАМАЗ-Мастер” командасының Айрат Мәрдиев экипажы Аргентинада “Дакар” раллиеның I этабында – беренче

Аргентинаның Рисарио шәһәрендә “Дакар” ралли-марафонының 35 нчесендә Россия исеменнән Чаллының “КАМАЗ-Мастер” командасы катнаша

 

(Чаллы, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Аргентинаның Рисарио шәһәрендә “Дакар” транскотиненталь ралли-марафонының 35 нчесендә йөк машиналары зачетында Россия исеменнән катнашкан Чаллының “КАМАЗ-Мастер” командасы кичә старт алды һәм бүген раллиның I этабы төгәлләнде.

Йөк машиналары зачетында финишка “КАМАЗ-Мастер” командасының Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге 503 нче номерлы экипажы беренче булып килде. Аннан 10 секундка гына калышып, пилот Алеша Лопрайс идарәсендәге Чехия экипажы икенче булды, 21 секундка соңарып, “MAN“ автомобилендә голландияле Марсель Ван Влиет экипажы – өченче, ә аның команда буенча коллегасы, танылган Жерар де Рой “IVECO”да 1 минут 33 секундка калышып, - дүртенче. Россиянең Эдуард Николаев җитәкчелегендәге 500 нче номерлы тагын бер экипажы 4 минутка соңрак калып, бишенче булып килде, 545 нче экипаж, ә ул Антон Шибалов идарәсендә, 7 минут 5 секундка калышты һәм җиденче булды, пилот Андрей Каргинов идарәсендәге 506 нчы экипаж 17 минут 16 секундка калышып, - унҗиденче. Россия командасының Дмитрий Сотников, Вячеслав Мизюкаев, Андрей Аферин составындагы 549 нчы номерлы экипаж унсигезенче килде, беренчедән калышу вакыты – 19 минут 2 секунд.

Шул рәвешле, йөк машиналар зачетында Айрат Мәрдиев, Айрат Беляев, Айрат Исрафилов составындагы Россия экипажы I этаптан соң алда. Йөк машиналары Росарио – Сан-Луис маршруты буенча барып, лиазон – 69 км, махсус участоклар – 180 км буйлап уздылар. Бүген йөк машиналары раллиеның II этабына Сан-Луис – Сан-Рафаэль марштруты буенча 21.18дә кузгала.

Искәртеп үтик: I этапның старты “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе, “Дакар” раллиеның 7 тапкыр җиңүчесе булган Владимир Чагынның туган көненә туры килде. В.Чагинга – 44 яшь. Чаллының “КАМАЗ-Мастер” командасы “Дакар” халыкара ралли-рейдының 11 тапкыр абсолют чемпион булды. Команда “Ралли Дакар-2013”тә йөк машиналары зачетында беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган иде.

“Дакар-2014” раллиеның йөк машиналары зачетында 71 йөк машинасы исәпләнә, 5 “КамАЗ”дан кала, 2шәр “HINO” һәм “LIAZ”, 3әр “Рено” һәм “МАЗ”, 4 “IVECO”, 8әр “TATRA”, “DAF” һәм “MERCEDES”, 11 “GINAF” һәм 17 “MAN” ярыша. “Дакар” транскотиненталь ралли-марафонының 35 нчесендә дөньяның 50 иленнән барлыгы 450ләп транспорт чарасы узыша. “Дакар” Көньяк Америкага күчкәннән бирле, бу ралли-марафон иң озыны булачак, дип белдерә оештыручылар. Чилиның Вальпараисо портына килеп җиткәнче, раллида катнашучылар 9000 км.дан артык юл үтәргә тиеш була, аның 5000нән артыгы махсус участокларга туры килә. Әлеге узыш аерым махсус участокларның биеклеге буенча рекордлы булачак. Финиш исә 18 гыйнварга планлаштырылган.