^Бүген “Дакар”да катнашучыларны Мавритания комында катлаулы узыш көтә

^Бүген “Дакар”да катнашучыларны Мавритания комында катлаулы узыш көтә

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Мавритания комында “Дакар-2006 ” марафон ралли-рейдының 7нче этабы үтәчәк. Узышчыларга 511 километр чүлне үтәргә кирәк, аның 499 километры махсус участок. Узышчылар вакытның күп өлешен 80 шәр километрга сузылган 3 бик катлаулы участокта үткәрәчәк. Анда машина һәм мотоцикл пилотлары бик йомшак ком һәм гел үзгәреп торучы ландшафт кебек тозаклардан үтәр өчен тизлекне кинәт киметәчәк. Узышчылар навигация вакытында хаталар җибәрмәсә, алар вакытны әрәм итүдән котыла ала.

Ә пилотларның үзләренә килгәндә, хәзергә кадәр алдынгы мотоциклчыларның берсе Сирил Депреның узышны дәвам итү итмәве билгеле түгел, ул кичә умрау сөягенә зыян китергән булган. Ул стартка чыкса да, чикләнгән хәрәкәт аңа этапта җиңү өчен көрәштә комачауларга мөмкин, ә махсус участокта мотоциклчыларга “тимер ат”ларын комнан чыгарыр өчен көрәк белән эшләргә туры киләчәк. Җиңел автомобильләр арасында бүген «Мицубиси» алдынгылыкка чыгарга мөмкин, чөнки япониялеләр үз автомобильләрен чүл участокларындагы катлаулы сынауларга җитди әзерли. Йөк машиналары хисабында Владимир Чагинның “КАМАЗ”да “Дакар”да катнашып, тоташтан җиденче тапкыр җиңүгә ирешә алу алмавы кызыксындыра.