Чаллы спортчысы Виталий Скворцов дөнья чемпионы булды

Чехия башкаласында каратэ буенча V дөнья чемпионаты узды

 (Яр Чаллы, 5 декабрь, «Татар-информ»). Чехия башкаласында каратэ буенча V дөнья чемпионаты узды.
Россия җыелма командасы составында Чаллының “Заншин” традицион каратэ һәм кобудо мәктәбе шеф-инструкторы Виталий Скворцов чыгыш ясады.
Ярышларда җыелма команданың ТРнан бердәнбер вәкиле 2 медаль яулый алган. Виталий Скворцов “алтын” һәм “көмеш” медаль яулаган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.