“Ак Барс” башкаланың “Динамо” командасы белән очраша

Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр 82 тапкыр очрашты: казанлылар активында 33 җиңү, 42 җиңелү, 7 тигез исәп

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс”командасы КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. “Динамо” белән очрашу Мәскәүдә 19.30 сәгатьтә башлана.
“Диамо”-“Ак Барс” матчына Вячеслав Буланов (Мәскәү), Эдуард Одиньш, Юрис Балодис (икесе дә Ригадан) һәм Сергей Шелянин составындагы судья бригадасы хезмәт күрсәтә.
“Россия-2”, “КХЛ-ТВ” һәм “Яңа гасыр” - “ТНВ” телеканаллары хоккей җанатарларына 19.25 сәгатьтә турыдан-туры трансляция тәкъдим итә.
Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр 82 тапкыр очрашты: казанлылар активында 33 җиңү, 42 җиңелү, 7 тигез исәп.
Узган сезонда “Ак барс” белән “Динамо”ның бердәнбер очрашуы 31 октябрьдә Казанда узды һәм “барс”лыларның җиңүе (3:2) белән тәмамланды, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.